Газетага язылу

Яңартылган фәнни журнал дөнья күрде

Казан Кремле музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында яңартылган «Фәнни Татарстан. Гуманитар фәннәр» фәнни журналын тәкъдим иттеләр.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков белдергәнчә, яңартылган журнал телне, әдәбиятны, республиканың мәдәни мирасын саклау өчен мөһим. Журнал 1995 нче елда нәшер ителә башлый. Ул фәндәге казанышларны яктырта. Бүген аның яңа сулыш алган саны дөнья күрде.

Әлеге журналның баш мөхәррире Айнур Тимерханов журналның әһәмиятенә тукталды.

– Без Казан дәүләт мәдәният институтында «Мирасханә» проектын башлап җибәргән идек. Бүгенге чараны да шуның бер өлеше дип кабул итсәк, дөресрәк булыр. Бу – зур вакыйга. Бу журналның чираттагы саны дөнья күрү генә түгел, гуманитар фәннәрне үстерүдә, ил күләмендә аның торышын ныгытуда, халыкара дәрәҗәгә чыгуда мөһим адым да. Без элеккеге журналның традицияләрен сакладык, әмма бераз үзгәрттек, гуманитар өлкәгә басым ясадык, халыкара үлчәмнәрне киңәйттек. Безнең максат – дөньякүләм гуманитар тикшеренүләр буенча диалог урнаштыруда профессиональ мәйданчык булдыру. Бурычыбыз – басма битләрендә әлеге өлкәдәге проблемаларны яктырту, яңа тикшеренү юнәлешләре тудыру. Фән ул – архивта, лабораториядә генә яшәми, китап, журналларда да үсә. Безнең бурыч яңа басма гына чыгару түгел, белемнәрне башкаларга да җиткерү. Сыйфатлы журналдан башка фәннең бер юнәлешен дә күз алдына китереп булмый, –диде Айнур Тимерханов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре