– Еллар буе бөртекләп җыйган акчага салынган йортлар көлгә әйләнде дә куйды, – ди Ләлә апа. – Көз суярга дип үстергән үгезебез, 50 чеби, 20 тавык янып үлде. Әле ярый, үзебез исән котылдык. Утның зәһәрлегенә шаккаттык. Ул очып-очып кына йөрде.
Күршеләре Гөлнур һәм Фәнил Тәҗмиевлар да бер мизгелдә йортсыз кала. Ике күрше дә хәзер вакытлыча кеше өендә яши. Әмма теләкләре бер – салкын кышка кергәнче, шушы нигезләрендә йорт саласы иде.
Ярмөхәммәтовларга ярдәм җибәрергә теләүчеләргә: Ләлә Камил кызның 8 908 349 91 80 телефон номеры Саклык банкы картасына беркетелгән.
Тәҗмиевларга булырга теләүчеләргә: аларның туганнары Сабирова Наилә Нурсил кызының 8 999 675 14 00 телефон номеры аша Саклык банкына акча күчерә ала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез