Янгын куркынычы зур булу сәбәпле, өч атнага Татарстан урманнарына керү чикләнелә. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән карарга кул куйган. Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республиканың барлык урманнарында – 31 урманчылыкта чикләү кертелгән.
Чикләү чаралары дәүләт хакимияте органнары, махсус оешмалар хезмәткәрләренә кагылмый. Алар янгыннарны кисәтү-сүндерү эшләрендә катнашачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез