Газетага язылу

Янгында бер әби һәм ике 4 яшьлек бала үлеменнән соң фатир хуҗасын хөкем иткәннәр

Волгоградта яшәүче хатын-кызны саксызлык аркасында янгында өч кешенең үлеменә сәбәпче дип танып, шартлы срокка хөкем иткәннәр. ТАСС хәбәр иткәнчә, фаҗига 25 гыйнварда булган.

Янгынны сүндергәндә фатирда 78 яшьлек хатын-кыз һәм ике 4 яшьлек кыз мәетләре табылган. Тагын бер бала, биш яшьлек малай, сөрем газы белән бик каты агуланып хастаханәгә озатыла.

Фатирның 52 яшьлек хуҗабикәсе «ике һәм аннан да күбрәк кешегә саксызлык аркасында үлем китерү» маддәсе буенча гаепле дип табылган. Тикшерү күрсәткәнчә, бу фатирда янгыннар элек тә булган, әмма алдагыларын вакытында сүндереп кала алганнар. Хатынны сынау срогы белән 3,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре