Иркутск өлкәсенең Заларинский районындагы 2 нче Тыреть авылында шәхси йортта янгын чыккан. Нәтиҗәдә бер яшьлек кыз бала һәлак булган, аның өч яшьлек абыйсы пешү җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. Бу хакта төбәк прокуратурасы хәбәр итә.
Янгын Трактовая урамындагы йортта чыккан. Өч яшьлек малайга медицина ярдәме күрсәтелә, аның хәлен табиблар күзәтеп тора.
Прокуратура фаҗиганең барлык шартларын ачыклау буенча тикшерү оештырган. Шулай ук саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Төбәк буенча Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, янгын чыккан вакытта балалар өйдә өлкәннәр каравыннан башка булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынга электр чыбыкларындагы кыска ялганыш сәбәп булган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез