– Без ирем белән кечкенәдән таныш идек. Бер балалар бакчасына йөрдек, аннары бер сыйныфта укыдык. Әмма ул чакта бер-беребезгә игътибар бирмәдек. Икебез дә Казанга белем алырга чыгып киттек. Әле ул чакта та аралашмый идек. Укып бетереп, Шәмәрдәнгә кайтып эшли башлагач, сукмаклар кушылды. Бер елдан без гаилә кордык, – дип сөйли Гөлназ.
Алар бер-берсен аңлап гомер итәләр. Газинур хатынын бәхетле итәр өчен барысын да эшли. Өч балалары туа. Олысы Азаматка – 8, Нәргизәгә – 6, Айзиләгә 3 кенә яшь әле.
– Без иремнең әти-әнисе белән бергә яшәдек. Ике катлы йортта алар аста, без өстә йоклый идек. Ике балабызның үз бүлмәсе бар. Кечесе безнең белән ята иде. Янгын чыгасы көнне, Нәргизә дә аерым йокларга өйрәнсен дип, аны балалар бүлмәсенә яткырдым. Янәсе, йоклатам да ирем янына чыгып ятам. Тик үзем дә шунда изрәп киткәнмен. Әтинең тавышы уятты, – дип сөйли Гөлназ. – Төнге берләр тирәсе иде ул. Әти йокыдан уянган да, янган ис сизгән. Безнең янга йөгереп менсә, ирем яткан бүлмә ут эчендә. Янгын электр җиһазларында кыска ялганыш булу аркасында чыккан. Тарттырылган түшәм дә эреп беткән. Газинурның мәете тәрәзә янында ята иде.
Ул төнге хәлләрне сөйләгәндә Гөлназ күз яшьләрен тыя алмый. Күрәчәктер инде, бу дип тә куя.
– Аллаһы Тәгалә нидер сиздергән инде, күрәсең. Кечкенә балабыз белән өчәү бергә ятып йоклаган булсак, өчебез дә бетәр идек, – дип сөйли Гөлназ. – Газинурымны шулай югалтырмын дип уйламаган идем. Бик матур уйлар белән, хыяллар белән яшәдек. Иремнең җансыз гәүдәсен күрүдән дә авыры булмады. Мин ахыргача, аны исәндер дип өметләндем. Ул миңа гел сулый төсле иде. Бу газаплар белән ничекләр яшәргә инде? Газинур бит мине саклап, яклап кына яшәтте. Ышанасызмы, минем, хәтта үз исемемә ачкан банк картам да юк. Бар эшне ирем башкарды. Төп эшендә дә эшләде, кичләрен таксига чыгар иде. Булсын дип яшәде. Мин бит хәтта, мәктәпкә, балалар бакчасына да йөрмәдем. Ирем балаларны үзе йөртте. Ул аларны бик яратты. Гомумән, тормышны башкача күрә иде ул. Минем бәхетемә чын ир-ат булды.
Әлегә Гөлназ әти-әнисе йортында яши. Йортларының икенче катына ремонт ясагач, өйләренә кайтачаклар.
– Балаларым әти дип бик өзгәләнә. Олыракларына аңлаттык, әтиләре белән саубуллашып та калдылар. Кечкенәсе Нәргизә әле берни аңламый бит, гел әтисен сорап елый. Бөтенебезгә дә бик авыр. Әти белән әнине дә кызганам. Яшьләре дә бар инде. Бар өметләре Газинурда иде. Мин аларны берничек тә ташлый алмыйм. Алар миңа бик газиз, – ди Гөлназ. – Кайгыбызны уртаклашкан, ярдәм кулы сузган барлык кешеләргә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезгә кайгы килмәсен.
Гөлназ Габдрахмановага ярдәм итәргә теләүчеләр аның иренең апасы Энҗе Юнысова исемендәге Т-банкка акча күчерә ала. Карта 89196316548 номерына беркетелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез