Яңгыр, җепшек кар һәм кырау – Татарстанда бу көннәргә һава торышы

Узган тәүлектә көндез һава температурасы +12...+15, төнлә +3...+6 градус тәшкил иткән иде. Бүген көндез, республика циклон йогынтысында калу сәбәпле, күпчелек районнарда яңгыр яуды, секундына 15 метрга кадәр тизлектә җил булды. Көндез һава температурасы +5...+9 градус тәшкил итте.

Алдагы тәүлектә – 7 майда республикада тотрыксыз һава сакланып кала. Көндез яңгыр, төньяк районнарда урыны белән юеш кар явачак. Көндез һава температурасы +6...+11, көньяк районнарда +16 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә һава температурасы 0...+2, урыны белән 0...-2 градус булачак, кырау төшәчәк.

Чәршәмбе – 8 майда көндез һава температурасы +7...+12, көнчыгыш районнарда урыны белән +15...+20 градуска кадәр җылыта. Төнлә +3...+8, урыны белән яшенле яңгыр, секундына 18-23 метр тизлектә көчле җил көтелә. Пәнҗешәмбе – 9 майда безнең төбәккә янә төньяктан салкын һава үтеп керәчәк һәм төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0...+2 гә кадәр, урыны белән 0...-3кә кадәр төшәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +4...+9 градустан артмаячак. Яңгыр, юеш кар булачак. Секундына 13-18 метр тизлектә җил.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда җомга – 10 майда салкын һава саклана. Көндез һава температурасы +4...+9 градус чикләрендә тирбәләчәк, төнге сәгатьләрдә 0...-3 градус булачак. Аз гына явым-төшем. Шимбә – 11 майда көндез һава температурасы +10...+15 градуска күтәреләчәк, аз гына яңгыр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре