Яншык авылы халкы: "Җәен бозның болай котырып яуганын күргән юк иде әле"

Кичә кичке якта республиканың кайбер районнарында боз явып үткән. Балык Бистәсе районындагы Яншык авылында  баш бармак кадәргеләре яуган. Чистай районының Йолдыз авылында да төшкәләгән ул. Авыл халкының бакчасындагы яшелчә, җиләк-җимешләренә зыян килмәгәнме?

– Мин Казанда яшим, җәен Яншык авылында торам. Кич кунаклар чакырган идем. Яңа бәрәңге пешердем. Ашап-эчеп, сөйләшеп утыра гына башлаган идек. Көтмәгәндә, кап-кара болыт килеп, яңгыр ява башлады. Аннан  буран кебек дулап, боз ишәргә тотынды.  Бу күз ачкысыз тамаша ун-унбиш минутка сузылгандыр. 63 яшькә җитеп, мондый мәхшәрне күргәнем юк иде әле.  Арба төбе боз белән тулган. Кунаклар булгач, алай курыкмадым. Үзем генә булсам,  хафаланыр идем. Иртәнге намазга торганда, эреп беткән иде инде,  – ди  Гөлфәния Габдрахманова.

Аның әйтүенчә, бакчага артык зыян килмәгән. Суган, кишерләре  ауган, кабак, ташкабакларның яфраклары тишкәләнеп беткән. Кыяларның яфраклары өзелгән.

Чистай районының Йолдыз авылында да явып үткән ул. “Без мәчеттә ахшам намазы укый идек.  Яшьнәп, яңгыр яварга тотынды. Боз шактый яуган иде. Алай эре түгел иде үзе. Тиз эреп бетте”, –ди Әльмира Шәрифуллина.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре