Япониянең яңа Премьеры Санаэ Такаити кырыс идарә аша Кояш чыгышы илен дөньякүләм лидерлар сафына чыгарырга омтыла. Гитлерны үзенең кумиры дип санаучы уң карашлы хатын-кыз лидер, ил белән идарә иткәндә, «тимер лэди» кушаматы алган Англия Премьеры Маргарет Тэтчер стилен файдалана: шуның кебек киенә, «шәхси тормыш белән эш арасындагы дөрес баланстан баш тартуы» турында игълан итә, ягъни гомерен бары тик эшкә багышлый.
Парламентта оппозиция лидерлары белән дебатка әзерләнгәндә, ул эш көнен иртәнге сәгать өчтә башлады. Илдәге хәл белән танышу өчен, кояш чыкканчы ук эш өстәле янына утырды ягъни. Бәхетсез секретарьларына да эшкә шул вакытта керешергә туры килде: икътисадый хәл, тышкы сәясәт һәм социаль проблемалар буенча консультацияләр үткәрергә дип җитәкче янында булдылар. Такаити тәүлеккә ике генә сәгать йоклавын, бик күп дигәндә кайбер көннәрне түшәктә дүрт сәгатькә кадәр ятуын әйтә. Моның өчен парламенттагы Компартия вәкиле аңа шелтә белдерде, хезмәткә бәйле кануннарны үтәвен таләп итте.
Яңа Премьер үзен Трамп тарафдары дип саный, Путинга да яхшы мөнәсәбәт белдерә, Россия белән тыныч килешү имзалаячагын әйтә. Әмма карьерасының башында ук Такаити Кытай белән мөнәсәбәтләрне бозып ташлады. Трампның тариф сугышлары Пекинны Япония белән хезмәттәшлек ягына борган иде. Японнар «Фукусима-1» атом электростанциясендәге чистартылган техник суны океанга агыза башлагач, чиннар япон диңгез продуктларын сатып алуны туктатты. Әмма 2023 елның августында гамәлгә кергән бу тыю быел юкка чыгарылды. Токио өчен бу мөһим карар иде, чөнки Кытай японнарның диңгез продуктларына төп базар булып торды. Пекин хәзер яңадан базарны япты. Бөтен эш беренче партия товарны сатып алу белән төгәлләнде. Ул гына да түгел, чин Компартиясе кытайлыларның Кояш чыгышы иленә баруын тыя башлады. Бу да япон икътисады өчен зур әһәмияткә ия, чөнки Күк асты иленнән килгән туристлар Көньяк Кореядан гына бераз калыша.
Икътисад сугышының шулай киң фронт буйлап җәелүе яңа гына дилбегәне үз кулына алган хатын-кыз Премьерның бер белдерүе сәбәпле булды. Такаити Кытай Тайваньга һөҗүм итсә, АКШ белән бергәләп аңа каршы көч кулланачакларын әйтте һәм шул сүзләре белән үзара мөнәсәбәтләрне тәмам бозып ташлады.
Яңа лидер җитәкчелегендәге Япония милитарлашу юлына баса, хәтта атом-төш коралы булдыру нияте дә бар. Бу сәясәт нинди нәтиҗәләргә китерер, анысын киләчәктә күрербез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез