Япония Россиядән тугыз кешегә һәм җиде компаниягә, “Тинькофф банк”ка, 29 оешмага чикләүләр кертә. Бу хакта “Прайм” Япония Тышкы эшләр министрлыгының матбугат релизына таянып яза.
Яңа исемлеккә, аерым алганда, “Калашников”, “Алмаз-Антей”, “Базальт”, “Атомфлот”. “Уралвагонзавод”, “Элекон заводы” кергән. Чикләү үзара акча күчерүгә тыю кертүне, счетларны “катыруны” күздә тота. “Тинькофф банк”ка каршы чикләүләр 1 марттан үз көченә керә.
 Шул ук вакытта Россиядән сәнәгать өчен булмаган алмазлар кертүне чикләү тагын да кырысландырыла.
 Шәхси затларга килсәк, аерым алганда, “Кырымны һәм Севастопольне Россиягә кушуда, Украинаның көнчыгыш өлешендә хәлләрне тотрыксазлындыруда турыдан-туры катнашучы өч кешегә” каршы санкцияләр аерым пункт белән күрсәтелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез