Япониядә җир тетрәү корбаннары саны 202 кешегә җитте, дип хәбәр итә ТАСС Исикава префектурасына сылтама белән. Коткаручылар тагын 22 кешенең мәетен тапкан.
Агентлык мәгълүматлары буенча, кимендә 102 кеше югалганнар исемлегендә исәпләнә. Соңгы мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр саны 565 тәшкил итә.
Эвакуация пунктларында җир тетрәүләрдә зыян күргән 28 меңләп кеше торуын дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез