Газетага язылу

Яр Чаллы кешесе фатирда бикләнгән һәм аны шартлатырга янаган

Гадәттән тыш хәл, билгеле булганча, кичә Чаллыдагы ЗЯБ бистәсенең 17 нче комплексы йортларының берсендә булган.

Кичке сәгать уннар тирәсендә ир-ат фатирга кереп бикләнә һәм шартлау оештырырга яный. Урынга барлык ашыгыч хезмәтләр экипажлары килгән.

Татар-информ агентлыгы мәгълүматлары буенча, полицейскийлар фатирга эләккәч, ир-ат анда юк икәне ачыкланган - ул өченче каттан балконнар буйлап төшкән. Аста аны хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре тоткарлый.

Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, тәртип бозучы наркотик исерек хәлдә булган. Аны полиция бүлегенә китергәннәр, фатирны тикшергәннәр - анда бернинди шартлаткыч матдәләр тапмаганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре