Газетага язылу

Яр Чаллы ЗАГС идарәсе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан интеллектуаль уен оештырды

Яр Чаллы ЗАГС идарәсе Тантаналар сараенда булачак яшь парлар өчен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган интеллектуаль уен оештырды. Булачак ир белән хатын гаилә, иң кадерле кыйммәтләр, тугрылык, бәхетле тормыш, балалар турындагы сорауларга җавап бирделәр.

Яр Чаллы ЗАГС идарәсе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан интеллектуаль уен оештырды

Яшьләргә мондый очрашулар бәхетле гаилә тормышына ныклап, ьитди якын килеп әзерләнү өчен кирәк. Бу җылы очрашу Яр Чаллыда зур республика акциясенең бер өлеше булды. Хәзер Татарстанда «Гаилә атнасы» уза, аның кысаларында барлык шәһәрләрдә һәм районнарда 707 чара узачак.

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова матбугат конференциясендә ассызыклаганча: «Гаилә атнасы» кысаларында 1 июльдән 10 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм республика ЗАГСлары шәһәр һәм район администрацияләре белән берлектә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган 700дән артык чара үткәрәчәк.

Болар – 120 данә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшыру, гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм концертлары, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, туй фотографияләре күргәзмәләре, гаилә тематикасына әдәби укулар, никахларны теркәү һәм исем кушу тантаналары».

«Гаилә атнасы» кысаларындагы чаралар ЗАГС һәм никахлашу сарайларында, мәдәният йортларында, китапханәләрдә, музейларда, парк һәм скверларда узачак. Чаралар исемлеге өлкәннәрне дә, балаларны да, гаилә тормышы юбилярларын да, мәктәп укучыларын һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне дә үз эченә ала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре