«Яратабыз һәм көтәбез»: Яңа Чишмә районында СВО хәрбиләренә чәй һәм каһвә җыйганнар

Яңа Чишмә районының хокук бозуларны кисәтү отрядларыннан актив егет-кызлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга чәй һәм каһвәле посылкалар әзерләгән. Мәктәп укучылары бу эшне бөтен күңел җылысын биреп башкарган, дип яза «Татар-информ».

«Аларның яратуыбызны һәм көтүебезне белеп торуларын телибез», – ди балалар.

Гади генә шундый ярдәм, әлбәттә инде, алгы сызыктагы хәрбиләр өчен өйләре, якыннары җылысын тою мөмкинлеге бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында СВОга ярдәм итүгә мөһим өлеш кертүләре өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.

«Үзләре тирәсенә шундый ук ярдәмчел кешеләрне җәлеп итеп, тарафдарларының тулы бер командаларын җыеп, бу эшне чын йөрәктән, эчкерсез башкаралар», – дип билгеләп үткән иде республика Башлыгы.

Татарстан Рәисе соңрак Россия Президенты Владимир Путин белән Мәскәү Кремлендә очрашканда да махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча бик зур эш алып барабыз. Һәрбер шәһәргә, һәрбер муниципалитетка барып, шулар белән эшлибез. Гуманитар ярдәм җыю буенча халык та, компанияләр дә актив эшли: 4389 тонна җыеп озаттык», – дигән иде ул.

 Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән Татарстан Рәисе милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" Раис санкции импортозамещение "контрактчыларның "нацпроект"

Көн хәбәре