17-19 октябрь көннәрендә Камал театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Сөяркә» спектакленең премьерасы булачак. Бүген аны журналистларга тәкъдим иттеләр.
Премьераның режиссеры - Илгиз Зәйниев. Бу аның Камал театрында җитәкче буларак куелган беренче хезмәте. Хәбир ролендә - Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин, Әнисә ролендә - Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Гайфетдинова.
«Сөяркә» заманында тамашачы арасында шактый зур бәхсләр тудырган спектакль иде. 1996 елда аны режиссер Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштерде. Ул вакытта Хәбир ролен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, Әнисә ролен Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Фирдәвес Хәйруллина уйнады. Спектакльнең сәхнәгә кабат кайтуы Туфан ага Миңнуллинның тууына 90 ел тулу белән дә бәйле.

Пьеса ике пәрдәдән тора. Премьера бер бүлеккә калдырылган, тәнәфессез бара. «Текстны кыскарттык, 90 нчы елларга хас кайбер нәрсәләрне алып аттык», - ди Илгиз Зәйниев.
Кыскартылса да, төп мәгънә, эчтәлек эзлеклелеге югалмаган. Туфан Миңнуллинның тамашачыга җиткерергә теләгән фикере сакланган. Артистларның уены да игътибарга лаек. Искәндәр Хәйруллин һәрвакыттагыча сокландыра. «Искәндәр актерлык энергетикасы белән - каһарман. Моноспектакльләрдә бу мөһим», - ди режиссер, Хәбир роленә нәкъ менә Искәндәр Хәйруллинның сайлануына аңлатма биреп.
Спектакльдә 90 нчы елларда күтәрелгән сораулар бүген дә актуальлеген югалтмый. Бәлки бүген ул тагын да көчлерәк яңгырыйдыр әле. Халык хәрәм белән хәләлне, гөнаһ төшенчәсен тирәнрәк аңлый башлады кебек.
Шулай да мәхәббәтне, хисләрне нишләтәсе? Хатын-кыз белән ир-ат арасында барлыкка килгән ярату хисен ничек йөгәнләргә? Ярату - гөнаһмы, гөнаһ түгелме? Әллә яратмый яшәү гөнаһмы? Премьерага килгән тамашачы әнә шул һәм башка сорауларга җавап эзләп уйланачак. Спектакльне караганнан соң, тамашачы Туфан ага Миңнуллинның татар драматургиясендә үз әсәрләре белән зур урын тоткан һәм кабатланмас мирас калдырган әдип икәнен тагын бер кат күңеленә беркетер. Театр сөючеләр премьераны көткәнлеге сизелә, бәясе шактый булса да, билетлар инде юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез