Фонд өлкәннәргә генә түгел, балаларга да ярдәм итә. Аларга кечкенәдән туры юлны күрсәтүне оештыра. Балтач районының Бөрбаш авылындагы малайлар пансионаты инде бар көченә эшли. Тиздән Апаста «Заһретдин» малайлар пансионаты файдалануга тапшырылачак. Комплекс бер уку елында 40 балага исәпләнгән. Шулай ук Балтач районының Түнтәр авылында кызлар өчен пансионат төзү эшләре дәвам итә. Бу хакта «Ярдәм» фондының еллык матбугат очрашуында Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов сөйләде.
– Безнең фонд төрле проектлар аша кешеләрнең тормышын яхшыртмакчы. Әйтик, тимер рәшәткә артыннан чыккан кешеләргә туры юл күрсәтү, аларны эшле һәм ашлы итү өчен дә кулдан килгән эшләр башкарыла. Шулай ук мохтаҗларга ярдәм итү, аларга азык-төлек җыелмалары өләшү дә дәвам итә. Максатыбыз бер – игелек эшләү, – ди ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез