28 мартка планлаштырылган ярминкәләр республика Президенты карары белән гамәлдән чыгарылды.
"Ярминкәләргә, гадәттәгечә, бик күп кешеләр җыела, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр килә, килеп туган ситуациядә безнең халыкны куркыныч астына куя алмыйбыз", дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Шул ук вакытта азык-төлек белән тәэмин итүче кибетләр штат режимында эшләячәк. Штаб тарафыннан продуктларның тулы күләмдә булуына мониторинг алып барыла. Мәсьәлә республика Президенты контролендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез