Газетага язылу

Ярсыган ир кызлары каршында аерылышкан хатынының гомерен өзгән: 4 бала ятим калган

Башкортстанда яшәүче элеккеге хатынын үтерүдә һәм дүрт кызының олысына һөҗүм итүдә гаепләнә. Аны тоткарлаганнар һәм тикшерү изоляторына озатканнар, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының төбәк буенча тикшерү идарәсе.

Чишмә районында яшәүче 42 яшьлек ирне аеруча рәхимсезлек белән кылынган үтерүдә һәм ике кешене үтерергә омтылуда гаеплиләр.

Тикшерү фаразы буенча, ир-ат элеккеге хатыны янына өенә килгән. Сөйләшкән вакытта алар арасында низаг килеп чыккан, ярсыган ир-ат хатын-кызның муенына һәм кулына пычак белән кадаган, шулай ук әнисен якларга тырышкан олы кызына һөҗүм иткән.

Моннан тыш, өйдә ир-атның тагын өч кечкенә кызы булган. Дүрт бала әнисе фаҗига урынында үлә, әтисеннән зыян күргән кызга ярдәм күрсәтелгән. Гаепләнүче ирне тиз кулга алганнар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү башланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре