Газетага язылу
  • Фото: Татарстан Язучылар берлеге

Ярты гасырлык «Фәйзуллин йөзүләре»: быел нәрсәсе белән үзенчәлекле?

Апас районында иҗат һәм спортны берләштерә торган күркәм чара – «Фәйзуллин йөзүләре» узды. Ярты гасырга якын үтә торган ярышлар беренче тапкыр Равил Фәйзуллиннан башка оештырылды.

Чарага елдагыча язучы-шагыйрьләр, журналистлар кайткан иде. Равил Фәйзуллинның оныгы Ильяс та ярышларның мәртәбәле кунагы булды. Спорт чарасына кадәр, Апас үзәк китапханәсендә район халкы иҗатчылар белән очрашты. Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин Казан кунакларына хөрмәтен белдереп, матур чараны уздыру өчен алар җирлеген сайлаганга рәхмәт сүзләре җиткерде. Равил Фәйзуллин оныгына истәлекле бүләкләр тапшырып, бабасына сәламәтлек теләде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да чараның әһәмиятен билгеләп, мондый очрашуларның язучылар өчен дә, укучы да дә кирәклеген ассызыклады. Китапханәгә Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында чыккан китапларны да бүләк итте. Чарага кайткан күренекле язучы-шагыйрьләребез Марсель Галиев, Газинур Морат, Вакыйф Нуриев, Алмаз Хәмзин, Ринат Мөхәммәдиев, Дания Нәгыйм, Гөлүсә Закирова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рөстәм Галиуллин һәм башкалар Равил Фәйзуллин турында истәлекләре белән уртаклашты, шигырьләр укыды.

Иҗади очрашу Апас бистәсенең төзекләндерелгән пляжында йөзүләр белән алышынды. Иң озын дистанциядә телевидение журналисты Данил Гыйниятов, галим Булат Хәсәнов һәм Ильяс Фәйзуллинга тиңнәр булмады.

Калган иҗатчы-спортчылар да сынатмады, рәхәтләнеп йөзделәр. Ләкин чарага Равил Фәйзуллин үзе җитмәде. Катнашучылар да, оештыручылар да аңа да сәламәтлек һәм озын гомер, йөзүләрнең озын гомерле булуын теләп саубуллашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре