Бүген Казанда Зорге һәм Даурия урамнары чатында өлкән яшьтәге хатын-кыз йөк машинасы астында калып һәлак булган. Социаль челтәрләрдә шушы фаҗига турында хәбәрләр таралган. “KazanFirst” Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып язганча, һәлак булган хатын-кызга – 76 яшьләр тирәсе.
Басма чыганаклары мәгълүматлары буенча, машинаның бик нык бәрдерүе сәбәпле җәяүленең ярты гәүдәсе изелгән. Өлкән яшьтәге хатын-кыз йөк машинасы астына эләккән булырга тиеш, дип хәбәр ителгән агентлыкка Дәүләт автомобиль инспекциясеннән.
Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре фаҗига урынына шундук килеп җиткән. Аның сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез