Ел башыннан бирле Татарстанның берләштерелгән бюджетына 280 миллиард сум акча кергән. Үсеш – 11 процент. Республиканың төп казнасына багышланган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов акча тотуның нәтиҗәлелеген дә арттырырга кушты.
Татарстан Хөкүмәт йортында 2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның тупланма бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды.
Республика территориясеннән бюджет системасына, июльгә күчкән түләүләрне дә исәпкә алып, 800 миллиард сумнан артык акча күчкән. Татарстанның тупланма казнасына 280 миллиард сумга якын акча кергән. Үсеш – 11 процент.
– Республика икътисады тотрыклы булуга карамастан, салым керемнәре кимү куркынычы зур. Шуңа күрә иң мөһиме – түләү тәртибе йомшару һәм салым түләүдән качуга юл куймау, – диде Салым федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.
Ул 2024 елда физик затларның керемнәре буенча декларация кампаниясе йомгаклары турында да әйтте. 1 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, республикада яшәүчеләр 5 миллиард 217 миллион сумлык 407 мең декларация тапшырган. «Бу узган ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк, – диде Марат Сафиуллин. – Безнең бурыч – бюджетка салымның тулы күләмдә керүен тәэмин итү».
Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов хәбәр итүенчә, 2025 елның алты аенда табышка салым 81,1 миллиард сум тәшкил иткән. Салым булмаган керемнәр тупланма бюджетка – 32,6 миллиард сум, республика бюджетына – 28,1 миллиард сум, җирле бюджетларга 4,5 миллиард сум тәшкил иткән. Республиканың тупланма бюджеты чыгымнары – 254,8 миллиард сум. «2025 елда Татарстанда илкүләм проектлар кысасындагы чараларны финанслауның гомуми күләме 42,9 миллиард сум тәшкил итте, шул исәптән федераль бюджеттан – 23,4 миллиард сум, Татарстан бюджетыннан – 19,5 миллиард сум. Беренче яртыеллыкта 15,6 милиард сум үзләштерелде», – диде министр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллыкта күп кенә зур предприятиеләр бюджетка түләүләрен 14 миллиард сумга киметкән. Шул ук вакытта республика оешмаларының шактый өлеше (26 проценты) зыянга эшли. Бу уңайдан «һәр предприятиегә барып җитәргә һәм җитештерүчеләрне борчыган сорауларны ачыкларга» кушты Татарстан Рәисе. Физик затларның кеременә салым буенча бурычларны киметү юнәлешендә дә эшне көчәйтергә кирәк булачак. Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Тукай, Әлмәт, Биектау, Кукмара кебек шәһәр һәм районнарда бурычларның артуы күзәтелә, диделәр утырышта.
Бу елның беренче яртыеллыгында тупланма бюджет чыгымнары еллык планның 40 процентын тәшкил иткән. «Акчаны тотуның нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшне көчәйтергә, өзлексез үзләштерүне тәэмин итәргә кирәк, – диде Татарстан Рәисе. – Аерым билгеләп үтәсем килә: илкүләм проектлар кысасында акчаларны үзләштерү 36,5 процент тәшкил итә. Әлеге эшне ел дәвамында эзлекле рәвештә алып барырга кирәк». Рөстәм Миңнеханов банкротлык куркынычы янаган предприятиеләргә дә аерым игътибар итәргә кушты. «Һәр предприятие белән тыгыз эшләргә, проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә кирәк. Безгә хезмәт коллективларын саклап калу мөһим», – диде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез