Газетага язылу

«Ярты миллион тора»: Ринат Рахматуллин Марат Яруллинга җырын нинди бәягә сатуы турында әйтте

Популяр җырчы, автор-башкаручы Ринат Рахматуллин популяр артист Марат Яруллинга бер җырын нинди бәягә сатканлыгы турында сөйләде. Бу хакта ул ТНВ каналындагы «Уйныйк-уйлыйк» тапшыруында хәбәр итте. Тапшыру алып баручысы артистлар арасында ни өчен аңлашылмаучанлык килеп чыкканлыгын сорашты, дип яза «KazanFirst».

– Мин моны аңлатудан туйдым. Шуңа күрә болай килешик: бу җырны мин дә башкарам, ул да башкара. Минем җырларны күп яшь артистлар башкарырга тели. Кемгәдер бирәм, кемгәдер бирмим. Марат белән шулай килеп чыкты: ул минем Мәскәүдәге концертымда чыгыш ясады. Концертымда чыгыш ясау өчен шарт куйдым – минем бер җырымны сайлап җырлау мөмкинлеге бирдем. Аның администраторлары «Чакыр гына мине» җырын бер тапкыр җырларга рөхсәт итүне сорадылар. Ул вакытта яшь Марат халыкка таныш түгел иде. Берникадәр вакыттан соң ул бу җырны яздырып, чыгарып, аның белән чыгыш ясый башлавын мин белмәдем дә. Хәтта дискларда да чыгарган. Аннары мин: яисә тукта, яисә җырны сатып ал, дидем. Ул сатып алды. Хәзер без бу җырны икебез дә башкарабыз. Бәясе – сер. Гадәттә, минем җырлар 120-130 мең сум тора, ләкин «Чакыр гына мине» җырын мин ярты миллионга бәялим, – дип сөйләде Ринат Рахматуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре