Газетага язылу

Яртыеллык дефицитны бер айда

Глобаль финанс түнтәрелеше Россиядә дә үз тавышын ныграк ишеттерә. Федераль хөкүмәтнең 2026 елга раслаган бюджеты хәзер үк үзенең чынбарлыктан ерак торуын раслый.

Финанс министрлыгы рәсми рәвештә гыйнвар аенда бюджет дефицитының 1,7 триллион сум булуын таныды. Бу бер елга планлаштырылган дефицитның 50 процентына якын. Еллык кытлык 3,8 триллион сум булыр дип фаразланган иде. Хәзер үк инде ел ахырына казнада 9 триллион сумлап акча җитмәячәге шәйләнә. 

Нефть-газ керемнәре кими. Нефтькә бәя төшү бер мөшкеллек булса, Россия нефтенең бик зур дисконт белән сатылуы икенче яктан кыйный. Кара алтын сату көннән-көн кыенлаша. Әле генә Мәскәү белән дуслык турында ант эчкән премьер Моди Трамп белән кочаклашты һәм Россия нефтен сатып алмаска вәгъдә бирде. Һиндстанның нефть эшкәртү заводлары безнең нефтькә март-апрель контрактларын өзде. Вашингтон Һиндстан товарларына 25 процентлык пошлинаны бетерде. Россия нефте өчен бердәнбер базар булып Кытай гына калып килә. Пекиндагы дуслар моннан тулы көченә файдаланачак, әлбәттә. Кара алтынны бик арзан бәягә алачаклар. 

Вазгыятьнең мөшкелләнүе бер нефтькә генә бәйле түгел. Үзәк газеталар «Системный банковский кризис начался, но в скрытой форме» дип яза. Үткән ел проблемалы кредитлар күләме 1,5 тапкыр артып, 13 процентка җиткән. 10 процент инде банк кризисының башы булып санала. Темпка игътибар итегез. Андый адымнар белән атласак, банк түнтәрелеше озак көттермәс. Үзәк матбугатта тагын шундый җөмләләр дә табып була: «Берьюлы берничә аналитик үзәк Россия икътисадында рецессия башлануын кисәтәләр». Рецессия – җитештерүнең дәвамлы кимүе дигән сүз ул. 

Җитештерү кими икән, эшсезлек арта, димәк, кредитоманнар банк бурычларын кайтарып бирә алмаячак. Бизнес та шулай ук кредит түләү сәләтен югалта.
 
Төзелеш тармагында кызыклы хәлләр бара. Бердән, компанияләр төзү темпын сакларга тырыша, икенчедән, бөләләр. Иң эре төзелеш компаниясе «Самолет» Мишустинга бурычларын түләү өчен 50 миллиард сум тирәсе өстенлекле кредит сорап мөрәҗәгать итте. Хөкүмәт кемгә булышырга белми: төзүчеләргәме, нефтьчеләргәме, әллә бөлеп бара торган төбәк бюджетларынамы?

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре