Балалар утырган автобус Удмуртиядә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүматлары буенча, җиде кеше зыян күргән, шул исәптән ике балигъ булмаган бала.
Авария Кече Мазьга һәм Чутырь авыллары арасында, М-7 "Волга" трассасының 251 нче километрында килеп чыккан. Иртәнге сигезләр тирәсендә анда "Лада-Веста" һәм "Газель-Некст" автомобильләре бәрелешкән. Соңгысында 17 кеше булган, шуларның сигезе - балалар. Алар барысы да ярышларга юл тоткан. Җиңел машинада бер кеше булган.
"Микроавтобусның барлык пассажирлары Игра бистәсенең дәвалау учреждениесенә юнәлдерелгән", - дип өстәделәр ведомствода.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез