2022 елгы сабый һәм аның 27 яшьлек әнисенең мәетен Белгородтагы бер фатирда тапканнар. Бу хакта Тикшерү комитетының җирле идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ана башта 8 айлык кызын үтергән, ә аннары үзенә кул салган. Аларның гәүдәләре ваннада табылган, яннарында ике хат та булган. Хатның берсе – иренә, икенчесе әти-әнисенә язылган.
Икенче хатта: "Әни белән әти, барысы өчен дә мине кичерегез. Настюша өчен (исеме үзгәртелгән) гафу итегез! Ләкин мин аны аның кабәхәт әнисенә калдыра алмадым", - диелгән.
Яшь ана әлеге адымга ире ташлап китү һәм бала тудырганнан соң була торган депрессия аркасында барган дип фаразлана. Хәзер бу фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез