Газетага язылу

Яшь ана үзен бала тудыру йортына илткән ГАИ хезмәткәренә рәхмәт белдергән

Эчке эшләр министрлыгына ГАИ хезмәткәре Рузил Мөхетдинов исеменә 23 яшьлек Алина Богатовадан рәхмәт кергән.

Яшь ана әйтүенчә, туганы  аны 10 гыйнварда Кама Тамагы районы Тәмте авылыннан Казанның бала тудыру йортына алып киткән. Башкалабызга килеп җитәрәк, нарасыеның туа башлавын аңлаган. Юллардагы бөкеләр аркасында роддомга вакытында килеп җитә алмау куркынычы барлыкка килгән. Шуңа күрә туганы, полиция посты янында туктап, ГАИ хезмәткәренә килеп туган хәлне аңлатырга мәҗбүр булган.
Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе ЮХИДИ юл-патруль хезмәте полкының беренче батальоны беренче ротасы 2 нче взводының өлкән инспекторы полиция өлкән лейтенанты Рузил Мөхетдинов бу хакта кичекмәстән дежур частькә хәбәр итеп, хатын-кызны патруль автомобиленә күчереп утырткан. ГАИ машинасы 33 чакрымны 20 минут эчендә узып, булачак ананы табиблар кулына тапшырган.
Алинаның нарасые роддомга килгәннән соң 70 минут узуга ук дөньяга килгән.
Яшь ана үзенең видеомөрәҗәгатендә полиция хезмәткәренең тырышлыгы белән улы Давидның табиблар күзәтүендә исән-имин дөньяга килүен басым ясап әйткән.
Полиция өлкән лейтенанты Рузил Мөхетдинов үзе әйтүенчә, ул Алина өчен нык борчылган. Бала тудыру йортына “очканда”, булачак ана һәм баланың язмышы аның йөртү осталыгы һәм һөнәри күнекмәләренә бәйле булуын аңлап, Алинаны кыска гына вакыт эчендә медиклар кулына тапшыру өчен бөтен көчен куйган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре