Ислам илләренең яшь аш-су осталары арасында Юныс Әхматҗанов исемендәге халыкара турнирында Мароккодан килгән Редуан Уадиду җиңде. Җиңүчене «KazanForum» кысалаларында билгеләделәр.
- Мин җиңүем белән горурланам, жюри вәкилләре эшеннән дә бик канәгать. Мин пешерергә бик яратам. Итальян, япон, рус яки татар кухнясымы - мөһим түгел, - диде җиңүче. - Кайбер ингредиентларны мин үзем белән алып килдем, шул исәптән монда табып булмый торган тәмләткечләрне дә.
Жюри вәкилләре егетнең ризыклары бик югары сыйфатлы һәм тәмле булуына игътибар иткән. Чит ил кунагы «Марокко салаты», тавык пастиласы, «Марокко деликатесы» әзерләгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез