Алар өчен һәр белгеч кадерле. «Кулон агро» җәмгыятенең Балык Бистәсе районында 8850 гектар сөрүлек җире, 2 меңнән артык терлеге бар. Безнең үзебезгә исә аларның машина-трактор паркын күреп чыгарга туры килде. Керә-керешкә үк мондагы тәртип, чисталык күзгә ташланды. Тезелеп киткән техника тирәсендә егетләр, абзыйлар кайнаша. Барысы да язгы кыр эшләренә әзерләнә иде. Бик тиздән агрегатлар кырга чыгып, җир куенына бөртек салачак.
Баш агроном Камил Кәлимуллин сүзләренчә, хуҗалыкка эшкә кайтучы белгечләргә вакытлыча фатирлар да бирәләр. Әйтик, Шомбыт авылына ике шундый яшь гаилә кайтып урнашкан. Яңавылдагы 2 катлы йортның бер фатирында яшь белгеч – мал табибы яши.
– Кадрлар кытлыгы зур булмаса да, бераз бар. Бигрәк тә эшнең иң кызган көннәрендә – язгы кыр эшләре, урып-җыю чорында кирәк алар. Кышын игенчелектә эш азрак. Барысының да терлекчелектә эшлисе килми. Яшьләр азрак кайта шул авылларга. Ә эшләүче егетләребез бик тырыш, булдыклы. Язын студентларның кайтуы да ярдәм итә. Менә бер студент егетебез бар. Әтисе бер комбайнда, үзе икенчесенә утырды. Кечкенәдән үк техника, терлек тирәсендә кайнашып үскән егетләр кайта әле авылга. Бөтенләй үк өметне өзә торган түгел, – ди Камил Кәлимуллин.
Без исә яшь белгеч Ислам Исмәгыйлев белән күрешеп сөйләштек. Ул да, без килгәндә, техника тирәсендә кайнаша иде. Үзе күршедәге Тәберде Чаллысы авылыннан гына икән.
Ислам әлеге хуҗалыкка беренче тапкыр Казанда укыган чагында практика узар өчен кайткан. Эшен дә, кешеләрен дә яратып калган. 2023 елда укуын тәмамлагач, озак уйлап, читтән бәхет эзләп йөрмәгән, тоткан да шушында эшкә кайтып урнашкан. Башта – механизатор, хәзер инженер булып эшли.
Яшь егеткә җаваплы эшне тапшырганнар: ул хуҗалыктагы барлык техниканы карап, барлап тора, гаражны тәртиптә тота, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауны тәэмин итә. Ә хуҗалыкта техника күп: 7 йөк машинасы, уннан артык трактор бар.
– Шәһәрне ярата алмадым мин. Авылда туып үстем, һөнәрне дә шуңа якын булганын сайладым. Укуны тәмамлагач, күпләребез калада калды. Ә минем күңел авылга тартты. Техникада эшләү дә ошады. Әти-әни дә якында. Аларның да хуҗалыгы зур, күп итеп терлек тоталар. Аларга да ярдәмем тияр, дип уйладым. Иң мөһиме: ялкау булмаска кирәк, – ди яшь белгеч.
Хәзерге вакытта Ислам күрше авылга – туган йортына кайтып йөри. Тик, кирәк була калса, фатирларның берсендә яши алачак.
– Авылга хуҗалыкка эшкә кайткан белгеч иң элек эш шартларын карый торгандыр, дип уйлыйм. Икенчедән, яхшы, лаеклы хезмәт хакы. Аның да вакытында бирелүе кирәк. Шөкер, бу яктан тел-теш тидерә торган түгел. Минем өчен иң мөһиме шулар иде. Хуҗалыкта барысы да бар, бик теләп, яратып эшлим. Өченчесе, әлбәттә инде, торак. Мин үзем күрше авылдан булгач, артык авырлык юк. Тик читтән килүчеләр, яшь гаиләләр дә бар бит, – диде Ислам.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез