Газетага язылу

Яшь буынның киләчәктә нинди пенсиягә исәп тота алулары турында сөйләделәр

Зумерлар буынының (интернет, цифрлы технологияләр, социаль челтәрләр нык үскән чорда – 1997-2010 еллар аралыгында туганнарны шулай атыйлар) киләчәктәге пенсиясе күләме, уртача кереме 60 мең сум булып, 38 еллык эш стажы туплаган ир-атлар өчен – 23 942 сум, 35 еллык хезмәт стажы туплаган хатын-кызлар өчен – 22 852 сум тәшкил итәргә мөмкин.

Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Зумерлар пенсия реформасы төгәлләнгәннән соңгы кагыйдә буенча: ир-атлар – 65 яшьтә һәм хатын-кызлар – 60 яшьтә пенсиягә чыгачак. Аларның киләчәктәге пенсиясе быелгы бәяләр буенча исәпләп чыгарылган.  Иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 еллык рәсми эш стажына ия булырга һәм ким дигәндә 30 пенсия баллы тупларга кирәк.

Ә менә югары керемле булып, елына 10 пенсия баллы җыючыларның (шәхси пенсия коэффициентының еллык максималь күләме бу) пенсиясе 69 мең сум чамасы яки күбрәк тә тәшкил итәргә мөмкин.

Быел 248 250 мең сум күләмендәге айлык уртача хезмәт хакы 10 пенсия баллын туплау мөмкинлеге бирә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре