9 августта Башкортстанның Туймазы районында юл һәлакәте булган.
Авариядә 22 яшьлек ир һәлак булган, хатыны хастаханадә.
16:30 сәгатьләр тирәсендә Бәләбәй - Николаевка - Туймазы - Бакалы автоюлында 22 яшьлек Туймазы кешесе идарә иткән "Kia Rio" һәм 52 яшьлек "Scania" машина йөртүчесе бәрелешкәннәр.
Бәрелү көчле булган - җиңел машина бөтенләй җимерелгән, ә аннары кюветка килеп төшкән. Юл буйлап кузовның кисәкләре генә чәчелеп калган...
22 яшьлек егет һәлакәт урынында ук үлгән, аның хатыны хастаханәгә озатылган. Кайбер мәгълүматлар буенча, хатын-кыз йөкле.
Авариянең нечкәлекләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез