Газетага язылу

Яшь гаиләләргә процентсыз кредит: Татарстанда яңа торак программасы әзерлиләр

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы яшь гаиләләргә тораклы булуга ярдәм итүнең яңартылган программасын әзерли. Ул ислам ипотекасына һәм процентсыз кредитлауга нигезләнәчәк. Министр Азат Кадыйров “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” кысасында “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Банклар бүген ислам кануннары буенча кредитлар тәкъдим итә. Татарстанда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында закон бар, ул 20 еллап элегрәк кабул ителде. Инде шул чагында ук закон нигезенә ислам ипотекасы һәм процентсыз кредитлау салынды. Без бу программага яңа сулыш өреп җибәрергә ниятлибез. Хәзер, республика җитәкчелегенә җиткерү өчен, яңа тәкъдимнәр әзерлибез”, – дип сөйләп үткән Кадыйров.

Аның әйтүенчә, торак мәсьәләсе республика яшьләре өчен иң авыр мәсьәләләрнең берсе булып кала. 2006 елдан 8 меңнән артыграк гаилә торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәмен алган. Әле тагын 3 меңе чамасы дәүләт ярдәменә мохтаҗ.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре