Яшь гаиләләргә торак алганда ярдәм күрсәтеләме?

Яшь гаиләләргә тормыш башлап җибәрү җиңел түгел. Аларга элек торак алганда төрле программалар буенча ярдәм күрсәтелә иде. Ул программалар хәзер дә эшлиме?
Сәйдә Сәлахова.
Алабуга районы

Владислав Усанов, Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрлыгы белгече:
– Яшь гаиләләргә торак алганда булышу максатыннан, министрлык берничә юл тәкъдим итә: өлешчә кире кайтарылмый торган социаль ипотека һәм акчаны процентсыз өлешләп кире кайтару программалары. Беренче программа буенча, торак хакы суммасы 35 процентка кадәр кире кайтарылмый. Аны яңа торак, икенчел торак алганда, йорт төзелешендә, ипотека кредитын каплаганда, торакны өлешләп төзүдә катнашу өчен кулланырга мөмкин. Торак шартларын яхшырту җәһәтеннән, яшәү урыны буенча район башкарма комитетында исәпкә басарга кирәк. Программада катнашучы 35 яшькә җитмәгән булырга тиеш. Торак өчен акчаны процентсыз өлешләп кайтару программасында 29 яшькәчә парлар катнаша ала. Яшьләр сәясәте лидерларының торакны ташламалы шартларда алу мөмкинлеге бар. Республикада ул уңайдан ел саен конкурс игълан ителә. Программа актив эшчәнлек алып баручы студентларга, аспирантларга, яшь галимнәргә, авылда эшләүче яшьләргә, яшьләр оешмаларында хезмәт итүчеләргә каралган.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

ярдәм ипотека яшь гаилә

Көн хәбәре