Документларны 30 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Грантка яшь галимнәргә бирелә. Аңа Татарстанның фәнни яки мәгариф оешмаларында кимендә өч ел эшләгән Россия гражданнары дәгъва итә ала. Яшь буенча таләпләргә килгәндә, аңа 35 яшькә кадәрге фән кандидатлары һәм 40 яшькә кадәрге фән докторлары дәгъва итә ала. Гыйльми дәрәҗә булу һәм республика фәнен үстерүгә зур өлеш кертү мәҗбүри шарт булып тора.
Бер грант күләме 1 375 000 сум, барлыгы 16 грант биреләчәк.
Катнашу шартлары һәм документларны тапшыру тәртибе турында тулырак мәгълүматны ТР Фәннәр академиясенең рәсми сайтында табарга була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез