Юрий Камалтынов: «Яшь Гвардия» – актив гражданнарны берләштерә»

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының «Яшь гвардия»се оешуга 20 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Яшь гвардиячеләрне юбилейлары белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» төбәк бүлекчәсе сәркатибе урынбасары Юрий Камалтынов котлады.

Тантаналы чарада шулай ук РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары Татьяна Ларионова һәм Айрат Фаррахов, ТР махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе рәисе Владимир Майстренко, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин катнашты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламент депутатлары исеменнән яшь гвардиячеләрне юбилейлары белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, иҗтимагый оешма барлыкка килгәннән бирле, аның катнашучылары кадрлар һәм оештыру ягыннан җитди «үскәннәр», округ һәм федераль дәрәҗәдә үз позицияләрен ныгытканнар. «Оешманың мондый исемне сайлавы юкка гына түгел – бу безнең ил тарихының иң бөек битләрен искә төшерү кебек, – дип ассызыклады Юрий Камалтынов. – Бүген «Яшь гвардия» фикердәшләрен, Ватанның зур һәм кече туган ягы мәнфәгатьләрен һәрвакыт өстен куючы патриотларны һәм актив гражданнарны берләштерә».

Хәзерге вакытта «Яшь гвардия» составында 3,5 мең кеше бар. Татарстанның һәр районында һәм шәһәрендә җирле бүлекләр ачылган. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, ТР «Яшь гвардия» бүлекчәсе республикадагы иң зур һәм абруйлы яшьләр иҗтимагый оешмаларының берсе булып тора.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары ассызыклаганча, бүген «Яшь гвардия» алдында, җаваплы һәм мөһим бурычлар тора. Эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше – Донецк һәм Луганск халык республикаларына гуманитар ярдәм күрсәтү. Хәрби хәрәкәтләр барган барлык чорда «Яшь гвардия» гуманитар үзәге көче белән сугышчылар өчен 67 миллион сумлык 333 тонна гуманитар ярдәм җыелган. Гуманитар миссияләрдә «Яшь гвардия»нең 150 волонтер-активисты һәм республиканың барлык студентлары катнашкан, 70 мең окоп шәмнәре ясалган, 30 мең метр саклану челтәрләре үрелгән. Үзәк 2 мең волонтерны берләштергән.

«Яшь Гвардия» берничә иҗтимагый-сәяси проектны уңышлы гамәлгә ашыра. Аларның берсе – «Сәяси Завод», анда катнашучылар дүрт юнәлеш буенча белем бирү программасын уза – сайлау штабы технологы, сәяси спикер, иҗтимагый проектлар менеджеры һәм сәяси SMM һәм дизайн өлкәсендә белгеч. 2005 елдан бирле бу проектта ике меңнән артык яшь граждан катнашкан.

2016 елдан бирле «Яшь Гвардия» «Безнең Заман Геройлары» республика премиясен тапшыра. Төп максат – яшьләр өчен мөмкин кадәр күбрәк уңай үрнәк күрсәтү, шуның белән ватанпәрвәр образын формалаштыру. Премия лауреатлары 258 кеше булды.

Яшь гвардиячеләр көче белән Татарстанда махсус хәрби операциянең беренче 3D-музее булдырылды. Интерактив форматта ул Донбассның җимерелгән шәһәрләрен, Кораллы Көчләр техникасы үрнәкләрен, махсус хәрби операция Геройлары турында мәгълүматны тәкъдим итә. Моннан тыш, быелның гыйнварында гуманитар үзәк базасында махсус хәрби операция музее эшли башлады.

«Яшь Гвардия» активистлары республикада яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү буенча 20 елдан артык зур эш алып бара. Алар ел саен истәлекле даталар һәм дәүләт бәйрәмнәре уңаеннан акцияләр һәм флешмоблар оештыралар. «Яшь Гвардия»челәр республика буенча барлыгы 8 мең чара оештырган.

Бүген иң яхшы «Яшь Гвардия»челәрне һәм оешманы яклаучы гражданнарны Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән билгеләп үттеләр. Алар арасында волонтерлар, җәмәгать эшлеклеләре, бизнес һәм дәүләт учреждениеләре вәкилләре, мәктәп укытучылары һәм югары уку йортлары җитәкчеләре бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре