Яшь гвардиячеләр һәм Кытай студентлары Си Цзиньпинны сәламләде

Бүген Кытай халык республикасы рәисе Си Цзиньпин Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен килде. Аны башкалада “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” активистлары һәм Кытай студентлары – җәмгысе 300ләп кеше сәламләде. Бу хакта “Бердәм Россия”нең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алдан билгеле булганча, Си Цзиньпинны халыкара аэропортта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды. Башка кунакларга кебек үк, Кытай лидерына да чәкчәк-чәк белән сыйланырга һәм тоз белән каравай ашарга тәкъдим иттеләр.

Яшьләр Кытай лидерын Казан аэропортта һәм ул тукталган кунакханә янында каршы алды. Ике урында да 150шәр кешедән “тере” коридор ясаганнар. Активистлар һәм студентлар кунакларны рус һәм татар телләрендә сәламләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре