2022 елның 4 октябрендә Диния Нәзарәтенең мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган проектларның берсе - "Яшь килен” курслары 7 тапкыр үз эшен башлап җибәрә. Бу юлы курсларда катнашырга 50 мөслимә теләк белдергән. Бу хакта Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киленнәр мәктәбе 17 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, кияүдәге һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла.
Кияүдә булмаган, кияүдәге һәм ярәшелгән мөслимәләрне академик белемнәргә ия, танылган остазлар һәм шәехләрдән никахта ир-хатынның бурычлары һәм хокуклары, мәһер, никахлашу өчен хәерле ир сайлау, яшь гаиләдә проблемалар, балалар тәрбияләү, никахта җенси мөнәсәбәтләр һ.б. турында тәфсилле лекцияләр көтә. Кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә ир сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез