Яшь комбайнчыларны телевизион бәйгегә чакыралар

Татарстанда яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесенә дан» уникенче республика телевизион конкурсы башланды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурсны оештыручылар — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК.

Бәйге авылда яшьләр арасында эшче белгечлекләрен популярлаштыру өчен оештырыла. Конкурс барышында «Россия-1» һәм «Россия-24» телеканалларында 2020 елгы уракта яшь комбайнчылар эше турында сюжетлар сериясе чыгачак. Конкурсның финалын һәм нәтиҗәләрен ясау республиканың Уңыш бәйрәме алдыннан үткәрү күздә тотыла.

Яшь комбайнчыларның кырдагы эшен «Россия-1» һәм «Россия 24» телеканалларында автор буларак Дмитрий Второв алып бара торган «Агробизнес» программасы чыгарылышларында карарга мөмкин булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре