Яшь табибларга остаз белән эшли башлау мәҗбүри булачак

Россия Дәүләт Думасы сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар кытлыгын хәл итүне күздә тоткан закон проектын кабул иткән.

Яңа закон буенча, ординатурага түләүсез укырга керүче медицина хезмәткәрләре, аттестация узганчы, максатчан уку турында килешү төзергә тиеш. 

Документ нигезендә, медицина вузларын тәмамлаучылар башта тәҗрибәле белгечләр күзәтүендә эшләячәк. Дәвалау сыйфатын яхшырту һәм сырхауларның иминлеген кайгырту максатында кабул ителгән карар бу. Гомумән, остазлык яшь табиблар өчен мәҗбүри этапка әйләнә. Тәҗрибәле хезмәткәрләрдән өйрәнү вакыты белгечлеккә бәйле булачак, әмма өч елдан артмаячак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре