Газетага язылу

Яшь укытучыларга түләнә торган грант күләме артачак

Казанда яшь укытучыларга түләнә торган грант күләмен 100 мең сумга кадәр арттырачаклар. Моңарчы ул 50 мең сумны тәшкил итә иде. Шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итүенчә, әлеге грант моңа кадәр 50 кешегә генә исәпләнгән булса, хәзер ярдәмнән 100 яшь белгеч файдалана алачак. рган грант күләмен 100 мең сумга кадәр арттырачаклар.

«Казанда мондый ярдәм чарасы инде берничә ел гамәлдә. Без аны тагын да киңәйтергә булдык. Хәзер грантка 100 яшь белгеч, шул исәптән тәрбиячеләр һәм өстәмә белем бирү педагоглары да өметләнә ала», – диде мэр. Грант акчасы исә һөнәри үсеш – белемне арттыру, квалификация күтәрү, методик әдәбият һәм әсбаплар алу өчен каралган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре