Газетага язылу

Ясалма фәһем Тукай турында фильм төшерә

2026 нчы ел Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы тәкъдиме белән Тукай елы дип тәкъдим ителде.

Ясалма фәһем Тукай турында фильм төшерә
Автор фотосы

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның  тууына 140 ел булачак. Аны республикада зурлап, күптөрле чаралар белән уздырырга җыеналар. «Тукай елы чит төбәкләрдә, чит илләрдә оештырылучы чараларда да төп тема булып күтәреләчәк», – дип белдерде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин журналистларга матбугат конференциясендә.

Беренче проектка старт киләсе елның 5 гыйнваренда биреләчәк. Һәм ул шактый кызыклы һәм моңарчы тәкъдим ителгән чаралардан аерылып тора. “Күңел адреслары. Тукай” мәдәни экскурсия маршруты турында журналистларга сөйләделәр. Шагыйрьгә багышланган маршрутның идеясе белән Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова чыккан. Проектны Татарстан Милли музее, Татар утары һәм Тинчурин театры бергәләп тормышка ашыра.

 Маршрут көндезге 11.00 сәгатьтә Тукай музеенда башланачак һәм өч сәгатькә исәпләнгән. Татарстан Милли музее директоры Айрат Фәйзрахманов экскурсиягә килүчеләргә музей бинасының манарасын да күрсәтергә тели. «Ул манара эченә кереп караган кешеләр бик сирәктер әле», – ди ул. Аннары бина янәшәсендәге дүрт парк белән дә таныштырачаклар. «Мәхәббәт бакчасы» Тукайның йөрәген яулаган Зәйтүнә белән очрашкан урыны. Зәйтүнә туташ яшәгән йорт та шул тирәдә генә булган.

Тукай нинди ризык яраткан?

Музейдан соң маршрут Татар утарында дәвам итәчәк. Габдулла Тукай нинди ризыклар ашарга яратты икән? Оештыручылар эзләнүләр нәтиҗәсендә бу сорауга да җавап тапкан. Татарстанның рестораннар һәм кунакханәләр ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов белдергәнчә, Тукай кабартма, пәрәмәч, бәрәңге боткасы, пылау кебек ризыкларны үз иткән. «Күңел адреслары. Тукай» мәдәни экскурсия маршруты белән юлга чыгучыларга да ресторанда аларны ашап, тамак ялгап чыгу мөмкин булачак.

Шуннан соң маршрут К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында дәвам итә. Монда тамашачыларны бик кызыклы премьера көтә. Театрның баш режиссеры Айдар Җаббаров Камал театрында «Казанга Тукай кайткан» спектаклен куеп, шагыйрьне халыкка үз күзаллавы аша ачкан иде инде. Хәзер ул тагын бер кызыклы алым кулланып иҗат итә. Бу юлы режиссер ясалма фәһемгә мөрәҗәгать иткән. Аның ярдәмендә Г. Тукайның  «Исемдә калганнар» әсәре буенча фильм төшерелә. Аны эшләүдә театрга маркетинг һәм AI-технологияләр өлкәсендә белгеч Алсу Хайбриева булыша. «Ясалма фәһем әлегә милли төсмерләрне белеп бетерми. Без аңа татарга хас үзенчәлекләрне өйрәтәбез», – ди ул. Фильм тавышсыз була. 50 минут бара. Театр булгач актерларсыз булмый. Экранда барган геройлар, вакыйгаларны Татарстанның атказанган артистлары Резедә Сәлахова һәм Артем Пискунов сөйләп, тавышландырып барачак. «Мин мондый алымны Берлинда бер спектакльдә күргән идем. Анда кино карыйлар һәм шунда ук артистлар тавышландыралар. Безнең театрда Резидә Сәлахова белән Артем Пискунов социаль челтәрләрдә еш кына шундый видеолар төшерәләр. Һәм минем башыма бу алымны нишләп әле кулланмаска дигән фикер туды», – ди Айдар Җаббаров.

«Күңел адреслары. Тукай» мәдәни экскурсия маршруты бер генә тапкыр оештырыла торган проект түгел. Ул ел буе дәвам итәчәк. Билетларны музей, театр сайтыннан сатып алырга мөмкин булачак. Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов киләчәктә мондый проектны халкыбызның башка бөек шәхесләре белән таныштыру өчен дә дәвам итәргә була дигән тәкъдим белән чыкты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре