Газетага язылу

Ясалма фәһемнең файдасы һәм зыяны турында әйткәннәр

Ясалма фәһем кешене тулысынча алыштыра алмый. «Җәмәгатьчелек фикере» фонды (ФОМ) үткәргән сораштыруда катнашучыларның 67 проценты шундый фикердә.

Ә халыкның 20 проценты башкача уйлый: кайбер һөнәрләрдә кешенең кирәге калмаячак. Респондентларның 29 проценты ясалма фәһемне үстерүнең күбрәк файда китерәсен әйткән.

 

28 проценты чамасы исә, киресенчә, файдасына караганда зыяны күбрәк буласын, чөнки тискәре, ялган мәгълүмат таратып, халыкның башын әйләндерүгә, җинаятьчелек һәм мошенниклык очраклары артуга китерү куркынычы барлыгын белдергән. Сораштыруда катнашучыларның 16 процентына якыны файдасы да, зыяны да бер чама буласын әйткән.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре