Яшәү өчен мөһим дарулар исемлегенә яңа препаратлар кертелә

 Яшәү өчен мөһим дарулар исемлегенә 28 февральдән яңа препаратлар кертелә.

Болар – “Рамиприл” (йөрәк авыруыннан), “Цефотаксим+сульбактам” (бактерияләргә каршы), “Пэгаспаргаза” (балаларда лейкоз авыруын дәвалау өчен) һ.б. Шул ук вакытта “Мельдоний” исемлектән төшереп калдырылган.

Исемлек дару бәяләрен дәүләт тарафыннан көйләү, ташламалардан файдаланучыларның аларны бушлай алуы өчен төзелә. Хәзерге вакытта аңа 800дән артыграк дару керә. Алар арасында – яман шеш авыруларыннан, шикәр чире, бронхиаль астма, В гепатитыннан препаратлар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре