Помидорлар өлгерә башлаган бер мәлдә үсентеләрне тәрбияләү буенча берничә киңәшкә колак салу әйбәт булачак. Бакчачы-блогер Мария Гарапшина “Челнинские известия” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
1. Помидор куаклары төбенә даими рәвештә су сибеп торырга. Туфрагы һәрвакыт дымлы булсын. Шулай да суны чамасын белеп кенә сибәсе, юкса томат чери башларга мөмкин.
 2. Кирәкмәгән яфраклары һәм ботакларын кисеп ташларга. Помидорның өлгерүенә комачаулык итә алар чөнки. Шул ук вакытта үсемлекләр арасында һава әйбәтрәк йөри башлаячак.
 3. Үсентеләрне тукландырырга. Калийлы, фосфорлы, азотлы органик ашламалар бик әйбәт булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез