Яшел Үзән районы хәрбиләргә 60нчы гуманитар ярдәм җибәрде

Яшел Үзәннең Мәдәни үсеш үзәге янындагы мәйданнан 60нчы юбилей гуманитар конвой махсус хәрби операция зонасына юл тотты. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә. 

20 тонна – төзелеш материаллары, кием-салым, квадрокоптер, рацияләр һәм башка мөһим товарлар төялгән йөк машиналары хәрбиләр үтенече буенча шәһәр һәм район Советы депутатларының актив ярдәме белән формалаштырылган.

Юлга чыгуны Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев җитәкләде:

– Бу конвой үзенчәлекле. Яклаучыларыбызга 60нчы ярдәм җибәрү – сан гына түгел, ә бөтен районның көндәлек эш нәтиҗәсе. Биредә һәр йөк – хәрбиләрнең конкрет сорауларына җавап, ныгытмалар өчен төзелеш материаллары яки квадрокоптерлар һәм рацияләр кебек югары технологияле җиһазлар... Предприятие җитәкчеләренә, депутатларга һәм, әлбәттә, волонтерларга аерым рәхмәт. Сезнең ярдәмнән башка бу масштаб­лы проектны тормышка ашырып булмас иде. Без бергә!

Гуманитар ярдәм – Яшел Үзән районының махсус хәрби операциядә катнашучыларына булышу буенча системалы эшнең бер өлеше. Хакимияттә билгеләп үтүләренчә, һәр йөк җентекле сайлап алу уза – волонтерлар һәм координаторлар исемлек­ләрне хәрбиләрнең актуаль ихтыяҗлары белән чагыштыра.

«Без ярдәм җыеп кына калмыйбыз, ә алгы сызыктагы кешеләрнең теләкләре буенча эшлибез. Әгәр хәрбиләр рацияләрнең билгеле бер модельләрен яки конкрет төзелеш материалларын сорый икән – без нәкъ менә аларны эзлибез», – дип аңлатты Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Краснобаев.

Йөк Яшел Үзәндә шефлык багланышлары җайга салынган бүлекчәләрнең җаваплылык зонасына атна дәвамында килер дип көтелә. Район хакимияте киләсе, 61нче гуманитар ярдәм җибәрүгә әзерлекне башлады.

Яшел Үзәннән беренче гуманитар конвой 2022 елның февралендә китте. Бу вакыт эчендә район хәрбиләргә 800 тоннадан артык йөк тапшырды, шул исәптән техника, медикаментлар һәм беренчел кирәк-яраклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре