Газетага язылу

Яшел Үзәндә янгыннан 88 яшьлек ир-атны коткарганнар

Яшел Үзәндә янгын сүндерүчеләр Гоголь урамындагы күпфатирлы йортта янгын вакытында олы яшьтәге ир-атны коткарган.

Янгын бишенче каттагы фатирда килеп чыккан. Ике бүлмәле фатир балконында әйберләргә ут капкан. Янгын мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән.

Урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 88 яшьлек торак хуҗасын эвакуацияләгән. Ир-атны Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә җитди пешүләр белән озатканнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе тәмәке тарту вакытында саксызлык булган. Һәлакәт шартлары ачыклана.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре