Татарстан прокуратурасы суд аша Яшел Үзәндә яшәүче ятим егетнең торак алу хокукын торгызган. Аны ике тапкыр торакка мохтаҗлар исемлегенә кертүдән баш тартканнар.
Егет 2023 елның ноябрендә махсус торак фондыннан фатир алуга мохтаҗлар исемлегенә кертүне сорап мөрәҗәгать иткән. Әмма элек яшәгән йортта яшәү мөмкин түгеллеген раслаучы документлар булмау сәбәпле, аңа баш тартканнар.
2024 елның ноябрендә ул махсус хәрби операция зонасына хезмәт итәргә киткән. Кайткач һәм 23 яшькә җиткәч, документларның тулы пакетын, шул исәптән СВОда катнашу турында белешмәне дә тапшырып, кабат торак сораган. Әмма бу юлы да аңа баш тартканнар.
Прокуратура ачыклавынча, яңа тәртип гамәлгә кергән вакытта егет әле 23 яшькә җитмәгән һәм торак милекчесе дә, аны яллап торучы да булмаган. Шуңа күрә аны торакка мохтаҗлар исемлегенә кертергә тиеш булганнар.
Прокуратура судка мөрәҗәгать иткән. Суд баш тартуны законсыз дип тапкан, егетнең торак алу хокукы тулысынча торгызылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез