Яшел Үзәндә иң яхшы чаңгычыларны әзерләячәкләр

Чаңгы узышы буенча Татарстан Федерациясе Яшел Үзәндә «Маяк» спорт комплексы базасында чаңгычылар өчен оештырылган Андрей Ларьков исемендәге интернат-мәктәптә кунакта булып кайтты.

«Маяк» спорт комплексында чаңгы узышларыннан тыш, дзюдо, гимнастика, өстәл теннисы, авыр атлетика буенча шөгыльләнәләр. Бина яңа тернәкләндерү үзәге белән мактана ала. Биредә бассейн һәм физиотерапия бүлеге дә бар. Процедура кабинетлары заманча таләпләргә туры китереп эшләнгән.

Яңа мәктәптә киләчәктә яшь спортчылар өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылачак, шул исәптән яшәтү, ашату, индивидуаль график буенча укыту һәм спортта казанышлар өчен стипендияләр дә каралачак. Татарстанның чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев Яшел үзәнлеләрне мәктәп ачылу белән котлап, алда төгәлләргә кирәкле эшләр турында сөйләде:

– Тарихи вакыйга: Андрей Ларьков мәктәбен ачабыз! Ул моңа лаек. Бу объектка тагын 350 миллион бүлеп бирергә кирәк дигән документ имзаланды. Беренче чиратта без чаңгы-роллер трассасы ясаячакбыз, аннары торак, кунакханә мәсьәләсен хәл итеп бетерергә, шулай ук тренерларны җәлеп итәргә кирәк. Гомумән алганда, Татарстанда 40 тан артык мәктәптә чаңгы секциясе эшли, шул исәптән Зәйдә Федор Симашев исемендәге олимпия резервы бар. Күп эшләр башкарыла, моның өчен Спорт министрлыгына рәхмәт. Ул безгә ышанып тапшырган икән, без бу эшне алып барырга тиеш, – диде Илшат Фәрдиев.

Хәзерге вакытта мәктәптә Татьяна һәм Анатолий Романовлар гаиләсе җитәкчелегендә 2008-2010 елгы спортчылар төркеме җыела. Пермь өлкәсе, Удмуртия, Мари Эл һәм Башкортостан спортчыларыннан гаризалар килә. Ә менә үзебезнекеләр бу исемлектә юк:

– Өлкәннәр җыелма командасы Россия ярышларында бик яхшы чыгышлар ясый. Тик менә бәла – безнең яшьләр аксый. Бик гаҗәпләндек. Гаризалар күпләп башка төбәкләрдән килә. Монда күбрәк үзебезнекеләр булса иде. Без аларны ничек тә югары дәрәҗәгә күтәрә алыр идек, – дип сөйләде тренерлар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре