Яшел Үзәндә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен заманча интернат-йорт – “Дом заботы” төзү дәвам итә. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенгә объектның әзерлеге 58 процент тәшкил итә.
Социаль учреждение, “Гаилә” илкүләм (милли) проектына кертелгән “Өлкән буын” федераль программасы кысасында, 2024 елдан бирле төзелә. Проектның сметада каралган гомуми бәясе 333 миллион сум тәшкил итә. Быел эшләрне төгәлләүгә өстәмә рәвештә 516 миллион сумнан артыграк бирелгән. Шуның 108 миллион сумнан артыграгы республика бюджетыннан җибәреләчәк.
Проектта барлыгы 8 620 квадрат метр мәйданда ике катлы бина төзү каралган. Интернат 120 койка-урынга исәпләнеләчәк.
Бүгенгә эшләрнең зур өлеше башкарылган инде. Бинаның стенасы өелгән, фасады эшләнгән, түбәсе ябылган, тәрәзәләре урнаштырылган. Дизель-генератор һәм модульле котельня эшкә көйләп куелган. Урам челтәрләре: җылылык һәм яңгыр суы торбаларын сузу эше төгәлләнеп килә.
Эчке инженерлык системаларын урнаштыру буенча актив эш алып барыла: су белән тәэмин итү – 60 процентка, канализация – 72, җылылык бирү – 70, электр уты белән тәэмин итү – 63 процентка әзер.
Проект кысасында кирәкле барлык мебель һәм җиһазлар сатып алыначак, шулай ук яңа бинаның тирә-юне төзекләндереләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез