Газетага язылу

Яшел Үзәндә СВОда катнашучылар арасында Татарстан Рәисе Кубогына ярышлар башланды

Яшел Үзәндә махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында II Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы башланды. Республика масштабындагы ярышларга сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шул исәптән авыр яраланганнар һәм инвалидлар җыелды.

Ярышлар программасында – йөзү, хоккей (слэш-хоккейны да кертеп), ядрә белән ату, утырган килеш волейбол, пауэрлифтинг, армспорт, пычак ыргыту, шахмат, нард, мини-футбол, гер спорты, фиджитал-дисциплиналар һәм башка спорт төрләре.

«Татар-информ»га Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев сөйләгәнчә, турнирның төп максаты – сугыштан кайткан хәрбиләрне спорт һәм аралашу аша социаль тернәкләндерү.

«Без аларның үзләрен мөһим, безнең өчен кирәкле итеп хис итүләрен, җәмгыятьнең тулы канлы гражданнары булуын телибез. Спорт – ул барыннан да элек аралашу, иптәшләр, дуслар белән очрашу», - дип ассызыклады Садриев.

Ярышлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән икенче мәртәбә уздырыла. Турнир берничә зона этабында уза – Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама, Казан һәм башка районнарда. Финал октябрьгә планлаштырылган, җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә.

Спорт белән шөгыльләнүне профессиональ рәвештә дәвам итәргә теләүчеләр өчен оештыручылар секцияләр турында тулы мәгълүмат бирәчәкләр. Республиканың барлык спорт комплекслары махсус хәрби операция ветераннары өчен бушлай яисә ташламалы нигездә ачык.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре