Самарадан 32 яшьлек Павел Смирновны Грузиядә, Батуми шәһәрендә диңгез буенда ял иткәндә яшен суккан, дип хәбәр иткән идек. Павел яшен сукканнан соң ни кичерүе турында сөйләгән.
https://vatantat.ru/2024/09/151372/
«Беренчесе – мин теге башында яктылык булган туннель күрдем. Биеп торасың һәм 1 секундтан – егыласың. Бөтен эчең тәмугтагы кебек яна, сулавы кыен, аяк-кул эшләми. Бераз гына яшим дә буылып яки янып үләм дип уйладым. Бөтен эчем янды», – дип сөйләгән Павел.
Аыңна килгәч, ул үзен инвалид калган дип уйлаган – чөнки тәнен тоймаган. «Егетләр, яшен сукты сине, дигәч, бетәм дип уйладым. Аяк-кулны тоймадым. Бер кулны бераз гына селкетә алдым. Бөтен тән сызлый, эчәкләр авырта. Шулай аз гына яшәп калдым, дип уйладым», – дип искә алган ул. – Егетләр миңа иелгән дә сораша, ә мин «селкенә алмыйм» дип кенә әйтәм. Берсе минем янган майканы сүндерде. Кроссовка өзгәләнгән иде. Шортыларны ерткалап ташлаган күк», – дип сөйләгән ул SHOT каналына.
Медиклар, Смирновны 1-2 көннән чыгарачакбыз, дигәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез